Заинск-информ 16+
Рус Тат

Чернушка кушаматлы эткә һәйкәл

Чернушка кушаматлы эткә һәйкәл
  • Тасвирлама:

    Зәйнең хакимият бинасы каршындагы космонавт эткә һәйкәл галәм киңлекләрен өйрәнүнең тәүге адымнары Зәйдә ясалуы турында сөйли.

  • Адресы:

    Зәй шәһәре, Крупская урамы

Сынау максаты белән космос киңлекләренә җибәрелгән “Восток-0” корабы, адашып, Җир белән элемтәне югалта һәм билгеләнгән урынга очып барып җитә алмыйча (ул Саратов өлкәсенә төшәргә тиеш була), Татарстанның Зәй районы Иске Тәкмәк авылы басуына килеп төшә. Бу хәл 1961нче елның 9 мартында була. Иске Тәкмәк һәм Аксар авылларында бу вакыйганың шаһитлары әле дә исән. Аксар Тәкмәктән 7 чакрым ераклыкта урнашкан күрше авыл. Бу ике авыл халкы да беренчеләрдә булып шартлау тавышы ишетә һәм һавадан җиргә нәрсәдер атылган урынга ашыга. Кемдер моны АКШ һәм СССР илләре арасында булган вакыйгаларга бәйли: бомба ташладылар, дигән уй була. ...Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң СССР конструкторлары космос киңлекләрен яулау турында баш вата башлый. Ерак арага атылучы космик ракета бар, әмма төшү аппараты юк. 1960 елның августында беренче аппарат космостан кире кайта. Аның “экапажы” – Белка һәм Стрелка кушаматлы этләр дөньяга таныла. Шуннан соң галимнәр кабат эзләнүләрен дәвам итә. - Самолет аэродромга төшкәннән соң, без машиналар белән Тәкмәк авылына юл тоттык. Килеп җиткәндә караңгы төшеп килә иде инде. Икенче көн рәттән, ат чанасына утырып, басудан аппарат янына килдек. Аппарат эченнән Чернушка кушаматлы этне, диңгез чучкасын һәм тычканны, - дип сөйли аксарлылар. Аппарат төшкән өченче көндә аны вертолет белән аэродромга күчерәләр, аннан самолет белән алып китәләр. Әлеге аппаратның иллюминаторы хәзер Мәскүнең Космонавтика музеенда саклана. Зәйдә Чернушка кушаматлы эткә һәйкәл куелган. Космонавт эткә һәйкәл урнаштыру идеясен шәһәрнең 4нче мәктәбе укучылары җиткерә. Аның буенча конкурс игълан ителеп, биш рәссам үз макетын тәкъдим иткән. Металладан эшләнгән әлеге һәйкәлдә Җир шары тирәли космик аппаратта әйләнеш ясаган Чернушканы күрергә була. Ул 2011 елның 27 декабрендә тантаналы төстә ачыла.