Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Видео новости

Зәйдә «Укытучылар аллеясы» барлыкка килде

Педагоглар һәм остазлар елына багышлап агачлар утыртылды.

Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркының икенче өлешенә укытучылар агач утырта. Биредә хәзер “Педагоглар аллеясы” барлыкка килә. Бу Укытучы һәм остаз елы уңаеннан оештырыла. Игелекле эштә район җитәкчелеге дә катнаша. Аллеягә беренче каенны мәгариф идарәсе башлыгы үзе утыртты.
Бакча мөдирләре, мәктәп директорлары бердәм булып 300 төп каен агачлары, куаклар утырталар. “Теремкәй” балалар бакчасы җитәкчесе Рәзинә Борһанова бу эшне әһәмиятле чара дип саный. Районыбыз табигатен тагын да ямьле итүне үзебез кайгыртырга тиешбез дигән фикердә.
Укытучыларга “Легенды 17” студентлар отряды да бик теләп булышты. Алар арасында булачак педагоглар бар. “Педагоглар аллея”сенә яшьләр дә үз өлешләрен кертте. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев