Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Традицияләрне саклап

Зәй керәшен оешмасы ялга кайткан хәрбиләрне ашка алды

Керәшеннәрдә элек солдатка китәсе һәм ялга кайткан егетләрне ашка алу йоласы булган. Шул йоланы яңарту, саклау йөзеннән район керәшен иҗтимагый оешмасы махсус хәрби операциядән ялга кайткан Зәй егетләрен ашка алды.

Очрашу шәһәрнең бер кафесында оештырылды.

Очрашуда район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин катнашты. Ул әлеге егетләрне яхшы белә. Гуманитар ярдәм илтә барганда алар белән очрашырга тырыша.

— Махсус хәрби операция башлангач, сез беренчеләрдән булып Ватан сагына бастыгыз. Алдыгызда торган бурычны намус белән үтисез. Сез безнең өчен чын геройлар, — диде ул.

Зәй керәшен иҗтимагый оешмасы рәисе Валентин Атласов егетләрне оешма эшчәнлеге белән таныштырды, аларның туган якларга исән-имин, җиңү яулап кайтуларын теләде, махсус хәрби операциядән кайткач, район керәшеннәр тормышында актив катнашырга чакырды.

Очрашуда катнашучылар илебез иминлеге сагында торган егетләргә рәхмәт белдереп, аларны геройлар, бүгенге тарихны язучылар дип атадылар.

Егетләр «Зәй информ» җитәкчесе Александр Исаков белән район, Зәй, керәшеннәр тарихы турында әңгәмә корып, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

— Без бүген үзебез өчен бик күп кирәкле мәгълүмат алдык. Кайберләрен беренче мәртәбә ишеттек. Бөтенләй әйләнеп кайткач, бу кызыклы сөйләшүне дәвам итәргә иде, — диде алар.

Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев мобилизацияләнгәннәр гаиләләре белән эш оештырылуы, авыл халкының җыелып, солдат озатулары турында уртаклашты.

Очрашу барышында егетләр хезмәт шартлары, солдатлар арасында хәрби рух һәм дуслык турында сөйләде.

— Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм оештыруны башлап йөрүчеләргә, маскировка челтәрләре үрүче, окоп шәмнәре ясаучы, коры ашлар һәм душлар әзерләүчеләргә, безгә булышлык итүче һәркемгә зур рәхмәтебезне белдерәбез, — диде алар.

Ә без барыбыз да егетләребезнең туган якларга, якыннары янына исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев