Зәйдә «Шәһәр йөрәге» утыргычы урнаштырыла
Үзенчәлекле утыргычның Зәйнең кайсы урынында урнаштырылачагын нәкъ менә сез сайлап алырга тиеш.
Хөрмәтле зәйлеләр!
Шәһәрдә махсус утыргыч куярга тәкъдим бар. Ул «Шәһәр йөрәге» дип атала. Аны урнаштыру өчен өч вариант бар, аларның берсен сез сайлап алырга тиешсез.
Сезнең игътибарга өч фоторәсем тәкъдим итәбез. Аның берсе Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркы, икенчесе — «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйдан, өченчесе — «Җиңү Бульвары».
«Шәһәр йөрәге» утыргычы үзенчәлекле дизайн белән эшләнгән, төрле яктырткычлар куелган. Караңгы вакытта ул әкияти могҗизаны хәтерләтеп торачак. Ул кояш батареясы белән эшләячәк. Анда һәркем утырып ял итә һәм телефонын электр энергиясе белән тулыландыра ала, биредә розетка да куелачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев