Зәйнең тхэквондо осталары җиңүләр яулады
17 декабрьдә Чаллыда 2009-2016 елгылар арасында тхэквондо буенча ачык турнир узды.
Анда «Зай» спорт мәктәбеннән тренер Виктория Вышенская кул астында шөгыльләнүчеләр катнашып яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Үз яшь категорияләрендә Александр Рязанов, Азамат Гыйльманов, Ева Лебедева беренче урыннарны алдылар. Икенчедә — Иван Овчинников, Егор Иванов, Юрий һәм Андрей Шалапаевлар. Өченчедә — Михаил Мухин, Эмиль Будилкин, Владимир Подвалов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев