Зәйнең өлкән буын спортчылары Казанда Спартакиадада көч сынашты
31 майда Казанда өлкән буын арасында уздырылучы «Өченче буын” дип исемләнгән Спартакиада үтте. Анда республиканың 43 районыннан командалар катнашты. Өлкән спортчылар өстәл теннисы, винтовкадан ату, җиңел атлетика, дартс, йөзү ярышларында көч сынашты. Зәй районыннан анда ун кешелек команда катнашты.
Нәтиҗәдә безнекеләрдән җиңел атлетикада Замира Йосыпова – өченче, Николай Захаров – тугызынчы булды. Өстәл теннисында Фәния Гыйльманова – җиденче, Марат Уразманов – унынчы, йөзүдән Борис Мухин – бишенче, Ирина Куликова – унынчы, ату буенча Людмила Большакова дүртенче, Рөстәм Фәхриев унсигезенче, дартста Надежда Мухина унтугызынчы, Рәшит Җиһаншин унҗиденче булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев