Зәйнең көрәш батыры БРИКС илләре спорт уеннарында катнашачак
Радик – абсолют җиңүче
15-19 майда Болгарда узган Изге Болгар җыены кысаларында милли көрәш буенча Халыкара турнир үтте.
Анда 100 килограммнан артык үлчәү категориясендә Зәй көрәшчесе Радик Сәлахов абсолют җиңүче булды.
Радикка LADA Granta автомобиле ачкычын Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов шәхсән тапшырды. Моның өстенә көрәшче БРИКС илләре спорт уеннарында катнашу өчен ил командасы составына кертелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев