Зәйнең ирекле көрәш осталары җиңүләр яулый
7-9 ноябрьдә Казанда ирекле көрәш буенча 2011-2012 елларда туганнар арасында республика беренчелегенә ярышлар үтте.
Анда 220 яшь спортчы катнашты. Зәйдән биредә тренерлар Илнар Хәйруллин һәм Ленар Кәлимуллин шәкертләре югары нәтиҗәләр күрсәтте.
Турнир нәтиҗәсе буенча үз үлчәү категориясендә Әбүбәкер Мугурбиев чемпион калды. Ә Алексей Кузнецов көмеш призер булды. Арслан Хисмәтуллин, Әмир Хөснетдинов, Айнур Юнысов, Данил Хафизов, Анатолий Минькин, Адэль Якупов бронза медальгә ия булдылар. Әлеге егетләрне Илнар Хәйруллин шөгыльләндерә.
Ә Ленар Кәлимуллинда дәресләр алучы Валерия Ямбаршева — җиңүче, Айза Әгъләмова бронза призер булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев