Зәйнең «Яшьлек» командасы турнирдан зур җиңүләр белән кайтты
Команданың тренеры — Денис Кривенко.
18-20 октябрьдә Чистай шәһәрендә 2014 елгы командалар арасында хоккей буенча турнир узды.
Турнирда Чистайның «Торнадо», Зәйнең «Яшьлек», Чаллының «Чаллы», Лениногорск шәһәренең «Нефтяник», Киров шәһәренең «Нократ», Казанның «Ак Барс Динамо» командалары көч сынашты. Һәм Зәйнең «Яшьлек» командасы турнирда иң көчлесе булуын дәлилләде. Турнирның иң яхшы бомбардиры дип «Яшьлек» командасы уенчысы Кәрим Хөснетдинов танылды. Команданың тренеры — Денис Кривенко.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев