Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Зәйнең «Яшьлек» командасы — турнир этабы җиңүчесе

16-17 ноябрьдә Зәйнең «Яшьлек» боз сараенда 2015 елда туганнардан төзелгән командалар арасында, Татарстан Республикасы хоккей федерациясе призына уздырылучы турнирның беренче этабы үтте.

Ярышларны үткәрү инициаторы — Татарстан Республикасының хоккей федерациясе. Турнир «Демография» илкүләм проектының «Спорт — тормыш нормасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырыла. Ул — сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм төрле яшьтәгеләрнең физик культурага тартылуын булдыруны күз уңында тота. Шулай ук Татарстан Республикасында балалар хоккеен пропагандалау һәм популярлаштыру, ярышларда уен тәҗрибәсе алу да мөһим аспект булып тора.

Ярышларда Кама Аланы шәһәренең «Олимпия», Нурлатның «Ледок», Чаллының «Челны», Чистайның «Черные пантеры» һәм Зәйнең «Яшьлек» командалары көч сынашты. Уен нәтиҗәләре буенча безнең «Яшьлек» командасы 1 урынны яулады һәм 2015 елгы командалар арасында Татарстан Республикасы хоккей федерациясе призына турнирның икенче этабына чыкты. «Яшьлек» командасы тренеры –  Айнур Хөснетдинов.

«Без „Яшьлек“ командасының турнирның беренче этабында яхшы нәтиҗәләр күрсәтүе белән горурланабыз. Балалар чын команда рухы, үҗәтлек һәм җиңү теләге күрсәттеләр. Киләсе этапка әзерләнү өчен, без үз өстебездә эшләүне дәвам итәчәкбез. Безне трибуналарда хуплаучыларга рәхмәт — сезнең ышаныч һәм ярдәм безнең өчен бик мөһим! », - диде ул.

Балалар хоккее — бозда уен гына түгел, ә яшь спортчылар өчен чын тормыш мәктәбе. Командадагы уен балаларны үзара хезмәттәшлек итәргә, уртак максат өчен эшләргә һәм бер-берсен хөрмәт итәргә өйрәтә. Командалы уен шулай ук яшьтәшләре арасында дустанә мөнәсәбәтләр һәм ярдәм формалаштыра. Бу бозда да, көндәлек тормышта да мөһим. Хоккей белән шөгыльләнү даими рәвештә җаваплылык таләп итә. Балалар тренировкалар расписаниесен сакларга һәм тренерның күрсәтмәләрен үтәргә өйрәнәләр. Хоккей белән шөгыльләнү балаларда актив яшәү рәвеше алып бару һәм сәламәтлекләрен күзәтеп бару гадәтен формалаштыра, бу хәзерге дөньяда мөһим аспект булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев