Зәйнең яшь көрәшчеләре - республика җыелма командасы составында
26 гыйнварда Түбән Кама шәһәрендә 18 яшькәчә булганнар арасында ирекле көрәш буенча республика беренчелеге ярышлары үтте.
Анда 150дән артык спортчы катнашты.
Көрәш нәтиҗәләре буенча үз үлчәү категорияләрендә Данис Землянов чемпион, Кәрим Кәлимуллин бронза, Эвелина Газизова көмеш, Карина Соколова бронза призерлар булдылар. Әлеге көрәшчеләр республика җыелма командасы составында Идел буе федераль округы беренчелегендә катнашу хокукы алды.
Ә Данис Землянов инде республика җыелма командасы составында яхшы нәтиҗәләр күрсәткән өчен спорт киемнәре комплекты белән бүләкләнде. Ул әлеге эпикировкада 16 яшькәчә булганнар арасындагы Россия беренчелеге ярышларында катнашачак.
Тренер Илнар Хәйруллинга көрәш буенча республика федерациясе вице-президенты Л. И. Гаяновның Рәхмәт хаты тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев