Зәйнең яшь көрәшчеләре җиңүләр белән кайтты
15 сентябрьдә Удмуртия Республикасында атказанган тренер Магомед Пайхаев истәлегенә кече яшьтәгеләр арасында ирекле көрәш буенча турнир үтте.
Ярышларда Удмуртия, Башкортостан, Татарстан республикаларыннан һәм Перм краеннан яшь спортчылар катнашты. Зәйдан анда тренер Илнар Хәйруллин шәкертләре югары әзерлекле булуларын күрсәттеләр.
Нәтиҗәдә үз үлчәү һәм яшь категорияләрендә безнекеләр 4 призлы урын алуга иреште. Илья Иванов чемпион исемен яулады. Адэль Якупов һәм Карина Власевнина көмеш призерлар булдылар. Данис Фаршатов бронза алуга иреште. Тренерны һәм яшь спортчыларны җиңүләре белән котлыйбыз.
Фотолар тренердан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев