Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Зәйнең яшь көрәшчеләре ике турнирда җиңүләр яуладылар

Узган атнаның икенче яртысы тренер Илнар Хәйруллин шәкертләре өчен шактый кызу шартларда үтте.

Яшь көрәшчеләр иң башта Тольятти шәһәрендә аннан Башкортстанда узган җитди ярышларда җиңүләр яуладылар.

10-12 октябрьдә Тольятти шәһәрендә 16 яшькәчә булган яшүсмерләр арасында ирекле көрәш буенча төбәкара турнир үтте. Ярышларда илнең 7 төбәгеннән 260 спортчы катнашты. «Зәй» спорт мәктәбендә тренер Илнар Хәйруллин кул астында шөгыльләнүче Данил Карпов 48 кг. га кадәр үлчәүдә җиңү яулады.

11-13 октябрьдә 2009-2014 елларда туганнар Башкортстанның ачык республика беренчелегендә катнашты. Махсус хәрби операциядә һәлак булган Вадим Заһиров истәлегенә узган ярышларда Төмән, Оренбург, Архангельск, өлкәләре, Пермь крае, Удмуртия, Башкортстан, Мари-Эл, Татарстан республикаларыннан яшь спортчылар көч сынышты.

«Үз үлчәү категорияләрендә Әбүбәкер Мугурбиев белән Әмир Хөснетдинов чемпион калдылар. Аларга чемпион пояслары тапшырылды. Әбүбәкергә җиңүгә омтылыш өчен кубогы да бирелде. Тагын безнекеләрдән Айнур Юнысов бронза призер булды. Тырыш егетләргә рәхмәттән башка сүз юк», — ди тренер Илнар Хәйруллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев