Зәйнең яшь ирекле көрәш осталары кабат пьедесталда
18-20 октябрьдә Ульяновск шәһәрендә ирекле көрәш буенча, СССРның спорт мастеры Рәшид Алтынбаев истәлегенә традицион төбәкара ярышлар үтте.
Анда 2009-2016 елларда туганнар катнашты. Бил алышларда Идел буе федераль округы шәһәрләреннән, Казахстаннан 270 спортчы беренчелек өчен тырышты.
Зәйдән анда тренер Илнар Хәйруллин шәкертләре Татарстан җыелма командасы составында көрәштеләр.
Нәтиҗәдә үз үлчәү категорияләрендә Егор Минеев, Динар Фаршатов, Арслан Хисмәтуллин, Данил Карпов турнирның бронза призёрлары булдылар.
Ә Әбүбәкер Мугурбиев һәм Әмир Хөснетдинов үз категорияләрендә барлык көндәшләрен дә җиңеп чемпион калдылар. Әмир әле җиңүгә омтылыш өчен махсус кубокка да ия булды.
Барлык спортчыларны, аларның әти-әниләрен, тренерны Зәйнең спорт данын күтәрүләре өчен котлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев