Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Зәйнең яшь чаңгычы-спортчылары республика беренчелегендә яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр

Узган ялларда «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә чаңгычы спортчылар арасында җәйге республика беренчелеге үтте.

Анда 2006-2007, 2008-2009, 2010-2011 елгылар катнашты. Ярышларда Татарстан, Башкортстан республикаларыннан, Казастаннан 500дән артык кеше катнашты.

— Бу ярышлар белән без 2023-2024 ел ярышлар сезонын ачып җибәрдек. Соңгы елларда республика беренчелегендә катнашырга теләүче яшь чаңгычыларның арта баруы куандыра. Без мондый зур ярышны Зәй җиренең киң колач белән каршы алуына бик шат, — ди ТР чаңгы узышлары Федерациясе әгъзасы Денис Блохин.

Спортчыларны район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, «Челтәр компаниясе» АҖнең Түбән Кама электр челтәре предлприятиесе җитәкчесе Алмаз Галимов, Әлмәт электр челтәре оешмасы җитәкчесе Сергей Огурцов, Зәй район электр челтәре предприятиесе башлыгы Олег Лукин, СССРның спорт мастеры Рәшит Ханнанов, спорт үзәге директоры Белла Огурцова сәламләп, уңышлар теләделәр.

Төрле дистанциягә, төрле стильдә ярышларда Зәй чаңгычылары да югары әзерлекле булуын күрсәттеләр. Федор Симашев спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Вадим Бирюков узышларда яхшы нәтитҗәләр күрсәтеп, үз категориясендә беренче урын яулады. Аның тренеры Рәкыйп Габидуллин. Өченче урынны Софья Пылаева алды, аның тренеры Сергей Колесов. Беренче унлыкка Зәйдән Софья Козенкова, Арина Белякина, Азалия Тихонова, Данил Нехаев керделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев