Зәйнең “Дулкын” бассейнында ирекле йөзүләр оештырыла
Зәйнең “Дулкын” бассейнында җәйге чорда ирекле йөзүләр өчен дә аерым сәгатьләр билгеләнде. Һәр атна саен ирекле йөзүләр вакыты графигы бирелеп барылачак.
Бу атнада мәсәлән, 3-5 июньгә кадәр иртәнге сәгать 8дән 10га кадәр һәм көндезге 12дән кичке 9га кадәр теләгән кешеләр бассейнга килеп йөзә ала. Ә 6-7 июньдә иртәнге 8дән10га, кичке 5тән 9га кадәр килергә мөмкин. 8-9 июнь көннәрендә ирекле йөзү иртәнге 8дән кичке 9га кадәр оештырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев