Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Зәйнең чаңгы спорты осталары Россиякүләм ярышларда җиңү яулый

17-21 гыйнварда Кирово-Чепецк шәһәрендә чаңгы узышлары буенча укучыларның XII кышкы Спартакиадасы 2нче этабы кысаларында Идел буе федераль округы ярышлары узды.

Анда Зәйдә республика командасы составында Федор Симашев исемендәге спорт мәктәбеннән Софья Козенкова, вадим Бирюков, Данил Нехаев катнаштылар. Аларның тренеры Рәкыйф Габидуллин.

Ярышларның беренче көнендә Софья Козенкова белән Вадим Бирюков 10-15 километрга классик стильдә ярышларда бишенче урын алдылар. Шуның белән алар Краснодар краенда 6-11 мартта узачак Спартакиада финалына үттеләр.

18 гыйнвар көнне Софья Козенкова спринтта 4нче булды. 20 гыйнварда 10 километрга ирекле стильдә узышта Вадим Бирюков җиңү яулады. 21 гыйнварда хатын-кызлар арасындагы эстафета ярышларында безнең Софья катнашындагы республика командасы икенче урын алды. Ә ир-егетләрдән Вадим һәм Данил катнашкан татарстанлылар командасы дүртенче булды.

Фотода Вадим Бирюков тренер Рәкыйф Габидуллин белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев