Зәйнең 16 яшьлек йөгерешчесе 20 яшькәчә булганнар арасында призлы урыннар алды
21- 24 декабрьдә Казанның үзәк стадионында җиңел атлетика буенча 20 яшькәчә булган егет-кызлар арасында республика беренчелеге һәм чемпионаты узды.
Анда Зәйнең “Барс” спорт мәктәбеннән тренер Валерий Лисов спортчысы Рифат Әгъләмов (2007 елгы) яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Рифат 800 метр арага узышта - өченче, 1500 метр арага йөгерүдә – икенче урын алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев