Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Зәйлеләр спорт фестивалендә катнашты

Ярышлар Россиядә Гаилә елы кысаларында үткәрелде.

19 октябрьдә Зәйнең «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексында «Гаилә командасы» спорт фестивале узды. Ярышлар «Беренчеләр хәрәкәте» Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең «Беренчеләрне чакыру» Бөтенроссия проекты кысаларында уздырылды.

«Төрле гаиләләрдән балалар, әти-әниләр, әби-бабайлар 14 командага берләштеләр һәм бергәләп спорт ярышларында үзләрен сынадылар. Ярышларда катнашучылардан барлык этапларны үтү өчен җитезлек, көч һәм тизлек таләп ителде. „Гаилә командасы“ фестивале тагын бер тапкыр спортның ярыш кына түгел, ә аралашу, дуслык һәм гаилә ялы өчен менә дигән мөмкинлек булуын раслады», — ди "Беренчеләр хәрәкәте"нең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Наталья Алчина.

Ярышларда Архиповлар гаиләсе җиңде, Фаршатовлар — икенче, Комендантовлар өченче урында.

фото спорт идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев