Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Зәйлеләр Россия беренчелегеннән җиңүләр белән кайттылар

20 апрельдә Санкт-Петербург шәһәрендә каратэ киокусинкай буенча 12-13, 14-15 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында Россия беренчелеге узды.

Ярышларда Россиянең 45 төбәгеннән 550 спортчы катнашты. Зәй данын тренерлар Алексей һәм Владимир Ревиннар кул астында шөгыльләнүчеләр яклады. Марат Хөснетдинов ике мәртәбә җиңү яулады, Георгий Скопинцев — көмеш, Амелия Камалиева һәм Умукурсум Ихинданова бронза призерлар булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев