Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Зәйлеләр йөгерештә актив катнашып, саулыкларын ныгытты

21 сентябрьдә Зәйдә «Татарстан кроссы-2024» республика массакүләм йөгереш кысаларында спорт акциясе узды.

Ул «Демография» илкүләм проектының «Спорт — тормыш нормасы» федераль проектын тормышка ашыру максатында оештырылды. Быел акция кысаларында 6 категория арасында ярышлар үтте.

Стартка беренчеләрдән булып муниципаль белем бирү учреждениеләренең V-IV сыйныф укучылары чыкты. Бу яшьтәге малайлар арасында 3 нче урынны Кирилл Куралесов (2 нче мәктәп) алды, 2 нче урында — Данила Тимофеев (2 нче мәктәп), җиңүче исемнен Аслан Алахвердиев (6 нчы мәктәп) яулады. Кызлар арасында 3 нче урынны Виктория Куликова (2 нче мәктәп) алды, 2 нче урында — Рената Әхтәмова (6 нчы мәктәп) һәм әлеге яшь категориясендә җиңүче — Лия Фәйзрахманова (7 нче мәктәп)

II-IV сыйныф укучылары арасында малайлар арасында:

1 урында — Әмир Гайнетдинов (4 нче мәктәп);
2 урында — Артем Шишканов (3 нче мәктәп);
3 урында — Арсений Кириллов (7 нче мәктәп).

Кызлар арасында:

1 урында — Елизаветв Яранцева (4 нче мәктәп);
2 урында — Ксения Шестиперова (3 нче мәктәп);
3 урында — Карина Третьяк (2 нче мәктәп)

VII-VIII сыйныф укучыларыннан Кирилл Рыжик (2нче мәктәп) белән Инесса Харитоновага (3нче мәктәп) тиңнәр булмады.
Ярышларда җиңүчеләр дипломнар, медальләр, кубоклар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнделәр. Аны ачу һәм бүләкләү тантанасында район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Петр Уразайкин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Ревина, физик культура, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илзирә Тимеркәева катнашты. Бүләкләү тантанасында шулай ук «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура — спорт комплексының алтын билгеләре дә тапшырылды.

Аннары акцияне IX-XI сыйныф укучылары һәм политехник колледж студентлары  дәвам итте. Бу категориядәге егетләр арасында 3нче урынны Эрик Горин (ЗПК) алды, 2нче урында — Нияз Насыйров (3 нче мәктәп) һәм җиңүче — Андрей Догадин (6 нче мәктәп), кызлар арасында 3 нче урынны Кристина Георгенбергер (7 нче мәктәп), 2 нче урында — Алинә Юдина (Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе), җиңүче — Диләрә Яхина (Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе) булды.

Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында «Өченче яшь» категориясендәге йөгерү иң тамашалысы булып чыкты, анда 55 яшьтән өлкәнрәк катнашучылар йөгерде. Ир-атлар арасында көмеш призер булып Виктор Китов, ә җиңүче булып Николай Захаров танылды. Хатын-кызлар арасында «Өченче яшь» йөгерешендә бронза медальгә Надежда Мухина лаек булды, көмеш медальгә — Тамара Суркина, алтын медальгә — Фәния Гыйльманова лаек булдылар.

Ярышлар массакүләм йөгерү белән тәмамланды, анда да җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде:

Ир-атлар арасында:

1 урын — Григорьев Егор;
2 урын — Чернов Павел;
3 урын — Селезев Евгений;

Хатын-кызлар арасында:

1 урын — Волкова Регина;
2 урын-Алсенкова Алия;
3 нче урын-Задавина Ирина.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 20 сентябрьдә акция мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр һәм гомуми белем бирү учреждениеләренең беренче сыйныф укучылары арасында узды. Катнашучыларны физик культура, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илзирә Тимеркәева, «Бердәм Россия» партиясенең Зәй бүлекчәсе белгече Гөлнара Феофанова котладылар.

Авыл халкы һәм авыл җирлекләренең гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары өчен ярышлар җирлекләр территориясендә узды. Авыл җирлекләрендәге Милләт кроссы спорт вакыйгасына гына әйләнеп калмыйча, кешеләрне алга таба да спорт белән шөгыльләнергә һәм актив яшәү рәвеше алып барырга рухландырды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Милләт кроссы» — ул спорт чарасы гына түгел, ә гомумроссия масштабындагы социаль әһәмиятле вакыйга да. Чөнки аның төп максаты — сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм халыкны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү. «Милләт кроссы» программасы төрле яшь категорияләренә исәпләнгән. Төрле дистанцияләр стартына кече яшьтәге балалар да, пенсионерлар да чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев