Зәйлеләр йөгерешкә чыга
«Демография» илкүләм проектының «Спорт-тормыш нормасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында 21 сентябрьдә Зәйдә «Татарстан кроссы — 2024» акциясе үткәрелә.
Ул сәламәт яшәү рәвешен пропогандалауны, спортка мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итүне күздә тотып оештырыла. Шәһәр кешеләре, мәктәп укучылары «Энергия» стадионында этаплап йөгерешкә чыгачак. 600 метр арага йөгерү билгеләнгән. Мәктәп укучылары йөгерешләрне иртәнге 10нан ачып җибәрә, өлкәннәр, эшче яшьләр арасында дәвам иткән ярышлар көндезге 11дә күмәк йөгереш белән тәмамлана. Җиңүчеләрне бүләкләү дә каралган.
Авыл җирендә яшәүчеләр һәм укучылар өчен ул җирлектәге мәктәп стадионнарында үткәрелә.
1нче һәм 5нче мәктәп укучылары өчен кросс шул ук көнне үз территорияләрендә оештырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев