Зәйдән Алина Россия беренчелегендә катнашачак
18-22 сентябрьдә Краснодар краенда ирекле көрәш буенча 16 яшькәчә булганнар арасында Бөтенроссия ярышлары үтте.
Ул Россиянең атказанган тренеры А. Ф. Бондарев истәлегенә багышлап үткәрелде.
Бөтен илдән катнашкан иң-иң 320 спортчы арасында «Зәй» спорт мәктәбеннән Алина Хөснуллина да бар иде. Ул Татарстан җыелма командасы составында чыгыш ясады.
Ярыш нәтиҗәсе буенча Алина бишенче урын алды һәм декабрь аенда Улан-Удэ шәһәрендә узачак Россия беренчелегендә катнашу хокукы алды. Аның тренеры Рамил Салихов.
фото спорт идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев