Зәйдән Айгиз баскетбол командасының иң яхшы уенчысы дип танылды
14-16 октябрьдә Новгород өлкәсенең Боровичи шәһәрендә 2011 елда туган яшүсмерләр арасында баскетбол буенча «Феникс кубогы» Бөтенроссия турнирының беренче раунды узды.
Беренче раундта Әлмәт, Боровичи, Владимир, Солнечногорск, Мәскәү өлкәсе, Мытищи, Тула шәһәрләреннән 6 команда катнашты.
Көньяк-көнчыгыш җыелма командасы составында Зәйдән тренерлар Камран Асадов һәм Иван Волков шәкертләре дә чыгыш ясады.
Уен нәтиҗәләре буенча командада иң яхшы уенчы дип Зәйдән Айгиз Миңнехуҗин танылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев