Зәйдә укучылар өчен «Йөзәргә өйрәтү» проекты эшли
Мәктәп укучыларының көзге каникуллары тәмамланды.
Зәй районында балалар ялының файдалы үтүе өчен төрле чаралар планы әзерләнгән иде, шуның берсе «Йөзәргә өйрәтү» проекты кысаларындагы шөгыльләр.
Көзге каникуллар вакытында «Дулкын-Волна» бассейнында авыл мәктәпләре һәм 1, 5нче мәктәпләрдә укучы 320 бала өчен йөзү дәресләре үткәрелгән.
— «Йөзәргә өйрәтү» проекты кече яшьтәге һәм яшүсмерләрне йөзәргә өйрәтү максатын күздә тотып тормышка ашырыла. Йөзә белү һәркем өчен кирәк, аннан соң спортның бу төре организм өчен бик файдалы. Боларга өстәп «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) нормативларын үтәү өчен дә йөзү буенча тиешле таләпләрне үтәргә кирәк. Укучылар йөзәргә өйрәнгәч, ГТО нормативларын үтәргә дә әзерләнә, — ди район мәгариф идарәсенең тәрбия һәм өстәмә белем бирү методисты Лилия Гатина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев