Зәйдә тхэквондо осталары үсә
30 мартта Чаллыда тхэквондо буенча «КЭМПО» беренчелегенә яшь спортчылар арасында ярышлар үтте. Анда «Зәй» спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр дә катнашты.
Үз яшь категориясендә Азамат Гыйльманов, Ева Лебедева, Егор Меньшов беренче урыннарны яуладылар. Икенчедә — Ясминә Җиһаншина, Андрей Шалапаев, өченчедә — Михаил Мухин, Юрий Шалапаев, Егор Иванов. Аларның тренеры Виктория Вышенская.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев