Зәйдә теннис спорты популярлаша
13 ноябрьдә зәйнең «Энергетик» Мәдәният сарае спорт залында өстәл теннисы буенча «Буыннар бәйләнеше» дип исемләнгән балалар һәм өлкәннәр арасында муниципаль ярышлар үтте.
Балалардан Динияр Галиуллин — I, Марсель Халиуллин — II, Данил Бабатов — III урыннар алдылар. Өлкәннәрдән Миниса Дмитриевага тиңнәр булмады. Ринат Минһаҗев — II, Роза Моратова — III булдылар. Командалар арасында бабалы-оныклы Минһаҗевлар беренче урынга лаек булдылар. Дмитриев һәм Галиуллин тандемы икенче, Моратов һәм Хәйруллиннар өченче урыннарны алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев