Зәйдә спортны үз итәләр
3 ноябрьдә Зәйнең «Дулкын — Волна» бассейнында «Сәламәтлек» спартакиадасы кысаларында авыл җирлекләре, оешма, предприятиеләр командалары һәм шәхси беренчелек буенча йөзү ярышлары үтте.
Авыл җирлекләре арасында аксарлылар җиңү яулады. Икенчедә — Якты Күл, өченчедә — Чыбыклы командасы. Шәхси беренчелектә ир-егетләрдән Илфат Гадершинга тиңнәр булмады. Хатын-кызлардан Людмила Рябова беренче булды.
Оешма, предприятиеләр арасында ГРЭС командасы беренчелекне бирмәде. Икенчедә — ТЕХНО, өченчедә — физкультура, спорт һәм туризм идарәсе командасы. Шәхси беренчелектә ир-егетләрдән Максим Изосимов, хатын-кызлардан Регина Волкова җиңүчеләр. Алар икесе дә ГРЭС хезмәткәрләре.
Фотолар ГРЭСның ТГ каналыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев