Зәйдә спорт сөючеләр бәйрәме узды
10 августта Зәйнең «Энергия» стадионында Физкультурачылар көне узды. Бәйрәм «Спорт — тормыш нормасы» федераль проектының «Демография» илкүләм проекты кысаларында үткәрелде.
Чараны ачу тантанасында район финанс-бюджет палатасы рәисе Павел Байрашев, район башлыгы ярдәмчесе, Россиянең атказанган тренеры Рәкыйп Фәйзуллин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Ревина, көрәш буенча ике тапкыр Дөнья чемпионаты җиңүчесе, БРИКС уеннары чемпионы, тугыз мәртәбә Зәй Сабантуе батыры Радик Сәлахов, район физик культура, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илзирә Тимеркәева катнашты.
Физик культура, спортны үстерүгә һәм популярлаштыруга керткән өлешләре өчен спорт учреждениеләре хезмәткәрләре һәм физкультура хәрәкәте активистлары ТР Спорт министрлыгының ведомство бүләкләре, район башлыгы, башкарма комитет җитәкчесе һәм физик культура, спорт, туризм идарәсе җитәкчесенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Спортчыларга «Спорт мастерына кандидат» һәм «Беренче спорт разряды» билгеләре, шулай ук «ГТО» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының алтын билгеләре тапшырылды.
Гаилә елы кысаларында авыл спортын үстерүгә, сәламәт яшәү рәвешен һәм гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга керткән өлешләре өчен Сәвәләй авылыннан Петровлар гаиләсе муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Аларның балалары муниципаль һәм республика ярышларында актив катнашалар.
«Физкультурачылар көне — илебезнең барлык физкультура һәм спорт җәмәгатьчелеге өчен мөһим һәм әһәмиятле бәйрәм. Ул безнең гаилә өчен дә үзенчәлекле. Спорт белән шөгыльләнү гаиләбезне берләштерә, аны дус һәм нык итә. Бездә төрле яшьтәге кешеләр өчен бик күп төрле спорт чаралары уздырылуы сөендерә. Безнең гаилә девизы: „Кечкенә җиңү — ул намуслы хезмәт, зур җиңү — кечкенә җиңүләр җыелмасы!“ Барыгызга да яңа спорт үрләре яулавыгызны телибез»- диде тантанада чыгыш ясап Алексей Ильич һәм Лидия Гавриловнаның улы, районның волейбол буенча җыелма командасы әгъзасы Владимир Петров.
Бәйрәмдә Зәй мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләрнең киокусинкай, көрәш, нәфис гимнастика, баскетбол, футбол, хоккей буенча күнегүләр һәм күрсәтмә чыгышлары оештырылды. Теләге булганнар ГТО нормативларын һәм гаилә эстафетасын тапшыруда, йога һәм сәламәтләндерү гимнастикасы дәресләрендә көчләрен сынап карадылар. Стадионның спорт мәйданчыкларында ветераннар арасында мини-футбол, шахмат һәм шашка, пляж волейболы һәм җиңел атлетика буенча ярышлар узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев