Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Зәйдә сәламәтлекләре чикле балалар өчен аерым хоккей командасы оештырылды

Зәйдә район җитәкчелеге һәм Татарстан адаптив спорт үсеше үзәге ярдәме белән сәламәтлекләре чикле балалар өчен аерым хоккей командасы оештырылды.

Зәйдә район җитәкчелеге һәм Татарстан адаптив спорт үсеше үзәге ярдәме белән сәламәтлекләре чикле балалар өчен аерым хоккей командасы оештырылды. Командадагыларның барысы да — 9нчы мәктәп укучылары.
Күнегүләрне октябрь аенда башлаганнар. Командага 16 бала йөри, аларның икесе — кызлар. Иң әһәмиятлесе — аларга бу спорт төре белән шөгыльләнү ошый. Алар белән эшләргә тәҗрибәле тренер Андрей Мельников алынган.


-Безнең бурычыбыз — балаларның сәламәтлеген ныгыту һәм аларга тормышка яраклашуга ярдәм итү. Шөгыльләнә башлаганда аларның күбесе тимераякта басып та тора алмый иде, хәзер бозда иркен хәрәкәт итәләр. 10 декабрьдә команда белән Казанга ярышка барачакбыз, — ди Андрей Иванович.

 


Бүген инвалидлар декадасы кысаларында тантаналы төстә әлеге командага йөрүчеләр уены оештырылды. Чарада район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина, физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Ирина Халикова, 9нчы мәктәп директоры Гөлнара Мойкина катнашты.


-Хоккей — мавыктыргыч уен. Ул өлгерлек, көчлелек, түземлелек кебек сыйфатларны тәрбияли. Сезнең барысы да килеп чыгачак, уңышлар телим сезгә, — дип мөрәҗәгать итте Петр Сергеевич уенчыларга.


Команданың күнегүләре атнага ике тапкыр уза. Балалар белән уен төрендә шөгыльләнәләр, шул ук вакытта техник алымнарны да өйрәнәләр.


-Без улым Тимур белән мөмкинлекләре чикле балалар өчен оештырылган чараларга бик теләп йөрибез. Быел адаптив хоккей командасы секциясе ачылу яңалыгын сөенеп кабул иттек. Балаларыбыз хоккей уйнап, төрле яклап үсеш ала, үзләрен командада итеп тоя. Барлык әти-әниләр исеменнән шундый мөмкинлек тудырган өчен зур рәхмәт белдерәм, — ди Венера Тимофеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев