Зәйдә республика күләмендә оештырылган каратэ-киокусинкай ярышларында җирле спортчылар командасы беренче урын яулады
23 февральдә Зәйдә каратэ-киокусинкай буенча Татарстан Республикасы беренчелеге ярышлары үтте. Анда 8-17 яшьлек 310 спортчы катнашты. Ул Идел буе Федераль округы һәм Россия беренчелеге ярышларына сайлап алу туры да булды. Зәй районы данын биредә Алексей һәм Владимир Ревин шәкертләре яклады.
Ярышлар ике дисциплинада - «кумитэ» һәм «ката» буенча үтте. «Ката» да Адилия Фаршатова, Элиза Агапова, Егор Ревин, Айрат Вәлишин, Кирилл Тарасов җиңү яуладылар. Икенче урында Элина Хөснетдинова, Полина Филиппова, Даниил Павлов, Радаль Селиверстов. Өченчедә - Амелия Камалиева, Азалия Фаршатова, Закриё Саидов. Ә икенче дисциплинада беренче урынны яулауга Адилия Фаршатова, Полина Филиппова, Элиза Агапова, Екатерина Әшрапова, Умукурсум Ихинданова, Амелия Камалиева, Юстина Шамарданова, Егор Ревин, Абдул Басир Алиев, Илья Большеглазов, Виталий Бочкарев, Айрат Вәлишин, Артем Маракин, Даниил Павлов, Роман Решетов, Тимур Самохин, Владислав Семенов, Георгий Скопинцев, Кирилл Тарасов, Әмир Терентьев, Александр Тимофеев, Марат Хөснетдинов ирештеләр. Икенче урында – София Москова, Азалия Фаршатова, Данияр Шакиров, Артем Семенов, Ибраһим Ихинданов, Ислам Зиннәтуллин. Өченчедә - Матвей Яхин, Радаль Селиверстов, Закриё Саидов, Илья Подъячев, Алексей Комиссаров, Раил Гомәров, Артем Горшунов.
Гомуми нәтиҗәләр буенча Зәй командасы беренче урын алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев