Зәйдә массакүләм чаңгы ярышларына чыгалар
Зәйдә 9-10 февраль көннәрендә «Татарстанның чаңгы юллары −2024» Бөтенроссия акциясе кысаларында чаңгы узышлары оештырыла.
9нчы февраль көнне Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында стартны шәһәр балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр башлады. Аннан соң ярышлар эстафетасы башлангыч сыйныфларда укучыларга күчә.
Ә 10нчы февральдә өлкән сыйныф укучылары, хезмәт коллективлары, өлкәннәр чаңгы узышларына Яңа шәһәр буендагы урманга чыга. Ир-егетләр 3600 метрга, хатын-кызлар 1800 метрга ярыша. Ә «Көчлеләр узышы» исә спортчылар арасында үткәрелә. Анда 10 км. 800 метр, 5 км. 400 метр дистанция билгеләнә. Биредә гаиләләр арасында да узышлар оештырыла. Анда бер гаиләдән өч кеше 500әр метр арага эстафета ярышлары рәвешендә узышачак.
Фото "Зәй-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев