Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Зәйдә Константин Волков истәлегенә төбәкара турнир узды

Зәй спортчылары әлеге турнирда матур нәтиҗәләргә ирештеләр.

Узган шимбәдә Зәйнең «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексында Россиянең спорт остасы Константин Волков истәлегенә егетләр һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча төбәкара турнир узды.

Ярышларны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Ирина Халикова, Константин Волковның дуслары һәм туганнары, район спорт ветераннары катнашты.

Петр Сергеевич чыгышында Константинның көчле спортчы булуын, аның арабыздан бик яшьли китеп баруын әйтеп, көрәшчеләрне аннан үрнәк алырга чакырды, уңышлар теләде.

Турнирда Түбән Кама, Чаллы, Казан, Зәй, Менделеевск, Ижевск шәһәрләреннән, Башкорстан, Удмуртия, Марий Элдан килгән 190нан артык спортчы үз көчен сынады.

Зәйлеләрдән ярышта үз категорияләрендә кызлар арасында Алинә Хөснуллина җиңү яулады. Валерия Ямбаршева — II, София Никогосян, София Чуракова, Анастасия Ишмянова III урында.

Яшүсмерләр арасында үз үлчәү һәм яшь төркемендә Шамил Габдрахманов, Егор Минеев, Әмир Хөснетдинов, Әбубәкер Мугурбаев, Данис Землянов, Кәрим Кәлимуллин беренче урынны яуладылар. Динар Фаршатов, Данил Карпов — II урында. Марсель Хайбрахманов, Илья Иванов, Батыр Шайфиев, Данис Фаршатов, Арсений Кириллов, Адэль Якупов, Айнур Юнысов, Алексей Кузнецов, Ильяс Тучин, Риналь Шамурзаев III урынга чыктылар.

Фотолар спорт идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев