Зәйдә чаңгы юлларын хәзердән әзерлиләр
Зәйнең Яңа шәһәр урманындагы чаңгы трассасын әзерләү инде хәзердән үк башланды.
Урман юлын яшь үсентеләрдән, корыган агачлардан чистарту, тәртипләү эшен Федор Симашев исемендәге олимпия резервы спорт мәктәбе директоры Эдуард Галеев җитәкчелегендә тренер-педагоглар, ветеран спортчылар башкара.
«Зәйлеләр арасында чаңгы спорты белән кызыксынучылар күп. Спорт мәктәбенә Яңа шәһәр урманындагы чаңгы трассасын озайтуны, аны 3 км. дистанциягә җиткерүне сорап мөрәҗәгать итүчеләр күп булды. Бу юнәлештә хәзер эш бара. Чаңгы трассасы кышка кадәр әзер булырга тиеш, хәтта юка кар катламы булганда да йөрергә уңайлы булсын өчен ташлар, тамырлар, куаклар, чокырлар, агач төпләрен һәм башка комачау итүче элементлар җыештырылырга тиеш. Көз — мондый эшләр башкару өчен иң кулай вакыт. Бу эштә безгә чаңгы спорты ветераннары — Анатолий Гущин, Юрий Сержантов, Николай Захаров ярдәм итәләр. Язгы һәм җәйге чорда спорт объектында тест режимында яктырту торышы тикшерелде. Без Түбән Кама электр челтәрләренә караган район электр челтәрләре оешмасына яктыртылган чаңгы трассасына түләүсез хезмәт күрсәтүләре өчен рәхмәтле. Кызганычка каршы, спорт мәктәбенең үз техникасы һәм йөк төягечләре юк. Хәзер безгә чистартылып өелгән агачларны юлдан алу, трассаны тигезләү эшен башкару өчен ярдәм кирәк», — диде Эдуард Шәйхенурович.
Чаңгы трассасы чаңгы спортын яратучылар арасында популяр. Биредә гадәттәгечә шәһәр һәм район спорт чаралары уза. Бу кышкы сезонда да балалар, һәвәскәр спортчылар һәм укучылар өчен ярышлар уздырырга планлаштырыла.
Россиядә иң популяр спорт төрләренең берсе — чаңгы спорты. Һәр кешенең буш вакытын сәламәтлеге өчен файдалы итеп уздыру мөмкинлеге булу бик яхшы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев