Зәйдә бадминтон уены көннән-көн популярлаша
12 октябрьдә Зәйнең «Старт» физкультура — сәламәтлек үзәгендә бадминтон буенча «Сәламәтлек-2024» спартакиадасы кысаларында предприятие, оешма һәм учреждениеләр, авыл җирлекләре командалары арасында ярышлар үтте.
Нәтиҗәдә авыл җирлекләреннән Сәвәләй — беренче, Якты Күл — икенче, Поручик — өченче урыннарны алдылар. Шәхси беренчелектә ир-егетләрдән Илья Петров (Сәвәләй), хатын-кызлардан Ралина Зариповага (Сәвәләй) тиңнәр булмады.
Предприятие-оешмалар арасында Техно — беренче, мәгариф идарәсе — икенче, физкультура, спорт һәм туризм идарәсе — өченче урыннарга ирештеләр. Шәхси беренчелектә Алексей Волков («Аккурайд уилз Руссиа» заводы), Галия Тумашева (ГРЭС) җиңү яуладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев