Зәй укучылары ГТО нормативларын тапшырды
Зәйнең «Старт» спорт-савыктыру комплексында мәктәп укучылары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале узды.
Аны физик культура, спорт һәм туризм идарәсе «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру максатында оештырды.
Фестивальдә 16 яшьтән 18 яшькә кадәрге бер гомумбелем бирү оешмасыннан булган унберенче сыйныф укучылары командалары катнашты. Командалар 5 катнашучыдан (3 малай, 2 кыз) торды. Чарада барлыгы 50гә якын кеше катнашты.
Катнашучылар югары турникта тартылу, идәнгә ятып гәүдәне кулларда күтәрү, гимнастик эскәмиягә басып алга бөгелү, аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү, урыннан торып ераклыкка сикерү кебек нормативлар тапшырдылар.
Сәвәләй мәктәбенең IX сыйныф укучысы Милена Аюкина чара турындагы фикере белән уртаклашты.
«Нормативларны үтәү өлкәннәрне һәм балаларны физкультура белән шөгыльләнергә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өнди. ГТО комплексының һәр төрле физик сыйфатларны ачыклап, үзеңне аеруча көчле булган спорт төрендә күрсәтергә дә мөмкинлек бирә. Бу сәламәт көндәшлек һәм үз-үзеңне камилләштерүгә мотивация тудыра», — диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев