Зәй студентлары спартакиадада уңышларга иреште
25-27 сентябрьдә Казанның «Заречье» балалар ял лагерында эшче яшьләрнең «Хәрәкәтләр ярминкәсе» дип аталган спартакиадасы үтте.
Анда Зәй политехник колледжының студентлар отряды активистлары да катнашты.
Ярышлар футбол, стритбол, волейбол, дартс һәм канат тартышу буенча үтте. Спартакиадада интеллектуаль һәм иҗади бәйгеләр дә оештырылды.
Нәтиҗәдә Зәй студентлары мини-футболда — беренче, дартс, стритбол, канат тартышуда өченче урыннарны алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев