Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Зәй студентлары форпостлылар спартакиадасында сынатмады

22-24 сентябрьдә Казанда, җәмәгать тәртибен саклау буенча «Форпост» яшьләр оешмасы әгъзаларының республика спартакиадасы үтте. Анда Зәй данын политехник колледж командасы яклады.

Ярышлар 9 төрле спорт юнәлеше буенча узды. Яшүсмерләр гер күтәрүдә, пневматик коралдан атуда, автоматны сүтеп-җыюда, төрле араларга йөгерүдә, турникта күтәрелүдә, канат тартышуда, грагната атуда, туристлык полосасын үтүдә сыналдыдар. Нәтиҗәдә безнекеләрдән Матвей Задавин турникта тартылуда — беренче, 100 метр арага йөгерүдә — икенче урын алды. 3 километрга йөгерүдә Илья Кырмагин икенче булды. Пневматик коралдан атуда кызлар арасында Назилә Хәсәншина шулай ук икенче урында. Туристлык полосасын үтүдә Зәй студентлары өченче килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев