Зәй спортчылары тхэквондода да сынатмый
5-7 октябрьдә Түбән Камада тхэквондо буенча ачык шәһәр беренчелеге ярышлары үтте.
Анда Киров, Самара өлкәләреннән, Башкортстан, Татарстан республикаларыннан 280 спортчы катнашты. Безнең өчен анда зәйлеләрнең яхшы нәтиҗәләр күрсәтүе куанычлы булды.
Үз үлчәү категорияләрендә Ярослав Копейкин һәм Әмир Иванов өченче урыннарны алдылар. Аларның тренеры Данил Леваев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев