Зәй өлкәннәре дартс уенында ярышты
2 октябрьдә Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сарае спорт залында өлкәннәр ункөнлеге кысаларында дартс уены буенча өлкән буын кешеләре көч сынашты.
Хатын-кызлардан иң оста атучы Мария Мрясова булды. Икенчедә — Нина Әхмәтҗанова, өченчедә — Магафья Винникова. Ир-атлардан Марат Уразмановка тиңнәр юк, икенчедә — Виктор Китов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев