Зәй көрәшчесе Радик Сәлахов ТР Рәисеннән бүләк алды
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, БРИКС уеннарында уңышка ирешкән спортчылар һәм тренерларга дәүләт бүләкләре тапшырды. Анда зәйле Радик Сәлахов та бар.
Билгеле булганча, БРИКС Уеннарында Татарстаннан 8 егет үз авырлык үлчәүләрендә чемпион исемен яулады. Безнең өчен иң куанычлысы, алар арасында безнең Зәй районы көрәшчесе, Россия һәм дөньякүләм бәйгеләр җиңүчесе, тугыз мәртәбә район Сабантуе абсолют батыры – Радик Сәлаховның булуы.
Радик һәм көрәшчеләр Алексей Абрамов, Азат Габдерәшитов, Ранис Галимуллин, Ранис Гыйлаҗетдинов, Динар Кәримуллин, Ислам Фәлахов, Габдеҗәлил Сөләйманов Татарстан Рәисе кулыннан «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медален алдылар.
Радик Сәлахов БРИКС уеннары финал ярышында Таҗикстан спортчысы Азимҗан Хомидов белән көрәшеп җиңүгә иреште. Ул “Ватаным Татарстан” газетасы корреспондентына биргән әңгәмәсендә бу җиңүен әтисе – Сирин Сәлаховка багышлавын белдерде.
“Әти – мине көрәшкә алып килгән кеше. Бүген монда басып торуымда әтинең өлеше зур”, - диде Радик.
Фотолар ТР Рәисе рәсми сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев