Зәй көрәшчесе Глеб - дәрәҗәле ярыш җиңүчесе
24-26 гыйнварда Саранск шәһәрендә Идел буе федераль округы беренчелегенә грек-рим көрәше буенча 16 яшькәчә булганнар арасында ярышлар үтте.
Анда 13 төбәктән катнашкан 419 яшь спортчы арасында Зәй көрәшчеләре җитди көндәшләр булуларын күрсәттеләр.
Глеб Спирин үз үлчәү категориясендә җиңү яулады. Аның тренеры Анатолий Терентьев.
Әлеге ярышлар Россия беренчелегенә сайлап алу туры да иде, шул сәбәпле Глеб хәзер Зәй, республика данын 18-22 февральдә Суздаль шәһәрендә якларга әзерләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев