Зәй көрәшчесе Александр - республика чемпионы
Чаллыда грек-рим көрәше буенча Юрий Журавлев истәлегенә республика беренчелеге ярышлары үтте.
Зәйдән бу ярышларда «Зәй» спорт мәктәбендә тренер Радик Маврин кул астында шөгыльләнүчеләр катнашты. 68 кг. авырлыкта Марат Талибуллин өченче булды. Ә 100 кг. га кадәр үлчәүдә Александр Петров республика беренчелеге чемпионы исемен яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев