Зәй көрәшчеләре спорт фестивале җиңүчеләре
2 июньдә Казанда «Туган Батыр» дип аталган көрәш фестивале үтте. Ул өч төрле – грек-рим, ирекле көрәш, грэпплинг буенча бил алышлардан торды. Ярышларда 300дән артык спортчы катнашты. Зәйдән грек-рим һәм ирекле көрәш осталары үзләрен күрсәтте.
Ирекле көрәштә үз үлчәү авырлыкларында Арыслан Хисмәтуллин, Әбүбәкер Мугурбиев, айнур Юнысов, Алексей Кузнецов чемпион калдылар. Икенче урында Әмир Хөснетдинов, адэль Якупов, анатолий Минькин. Өченчедә Данил Хафизов. Егетләрнең тренеры Илнар Хәйруллин.
Грек-рим көрәшендә Алексей Борзов белән Артем Журавлев өченче булдылар. Аларның тренеры Анатолий Терентьев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев