Зәй каратэчылары яңа сезонны уңышлы башлады
Зәйнең танылган тренерлары Алексей һәм Владимир Ревин шәкертләре чираттагы спорт сезонын яңа уңышлар белән ачып җибәрделәр.
21-22 сентябрьдә Димитровград шәһәрендә каратэ-киокусинкай буенча ачык беренчелек үтте. Анда Самара, Пенза, Сызрань, Ульяновск, Димитровград, Зәй шәһәрләреннән 500дән артык спортчы катнашты.
Нәтиҗәдә үз категорияләрендә Зәй спортчыларыннан Егор Ревин, Марат Хөснетдинов, Роман Решетов, Илья Подъячев, Радаль Селиверстов, Серафим Павлов, Умукрусум Ихинданова, Полина Филиппова, Элиза Агапова җиңү булдылар. Данияр Шакиров, Адам Шалафаев, Ислам Зиннәтуллин, Ибраһим Ихинданов, Адилия Фаршатова, Амелия Камалиева, Юстина Шәймәрданова, Азалия Фаршатова икенче урын, Алексей Комиссаров, Айрат Вәлишин, Абдул Басир Алиев, Артем Горшунов, Тимур Самохин, Александр Тимофеев, Матвей Яхин, София Москова өченче урыннарны алдылар.
фотолар спорт идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев