Зәй йөзүчесе Радмила республика ярышлары призеры
22-24 майда Казанда Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган йөзү ярышлары үтте. Яшь буында патриотик хисләр тәрбияләүне күз уңында тоткан бәйгедә Зәй кызы Радмила Григорьева өченче урын алды.
Тренер Рәйсә Галимова кул астында шөгыльләнүче Радмила республикакүләм ярышта 100 метр арага комплекслы йөзүдә һәм брасста өченче урын яулады. Ә 100 метрга баттерфляй һәм 200 метрга комплекслы йөзүдә бишенче булды.
Фото район спорт идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев