Зәй җиңел атлетлары төбәкара турнирда уңышлы чыгыш ясады
15-16 декабрьдә Түбән Каманың «Шинник» спорткомплексында «Нижнекамскшина» ААҖнең беренче генераль директоры Николай Зеленов истәлегенә дүртенче төбәкара җиңел атлетика турниры үтте.
15-16 декабрьдә Түбән Каманың «Шинник» спорткомплексында «Нижнекамскшина» ААҖнең беренче генераль директоры Николай Зеленов истәлегенә дүртенче төбәкара җиңел атлетика турниры үтте. Анда Зәйнең «Барс» спорт мәктәбендә тренерлар Валерий Лисов һәм Ирина Дылевская кул астында шөгыльләнүчеләр катнашты.
2006-2007 елгылар арасында 800 метр арага йөгерүдә Рифат Әгъләмов беренче урын алды.
2008-2009нчы елгылар арасында 800 метр дистанциядә Максим Комендантов бишенче булды. Бу яшьлекләр арасында кызлардан Дарина Хәсәншина 200 метр арада унынчы булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев