Зәй җиңел атлетлары республика беренчелеге призерлары
Узган ялларда Алабугада 18 яшькәчә булганнар арасында җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасы беренчелеге кышкы ярышлары үтте. Анда Зәй данын “Барс” спорт мәктәбеннән тренерлар Валерий Лисов һәм Ирина Дылевская шәкертләре яклады.
Көннәр салкын тору сәбәпле, безнең спортчылар ярышларның бер көнендә генә катнаша алды. Анда 2 мең метр арага каршылыклар аша йөгерүдә 18 яшькәчә булганардан Рифат Әгъләмов – беренче, шул ук дистанциядә 16 яшькәчә булганнардан Максим Комендантов һәм Руслана Алава – икенче урыннарны алдылар. Аларның тренеры Валерий Лисов.
Шулай ук 14 яшькәчә булганнардан 2 мең метр арага каршылыклар аша йөгерүдә Виктория Плеханова беренче булды. Аның тренеры Ирина Дылевская.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев