Зәй егете Россия чемпионатында җиңү яулады
2-4 июньдә Пермь шәһәрендә билбаулы көрәш буенча Россия чемпионаты узды. Дөнья чемпионатына юллама алу өчен Россиянең 30 төбәгеннән 300дән артык иң көчле спортчы көрәште.
Чемпионатта Сармашбаш авылы егете Радик Сәлахов 100 килограммнан артык үлчәүдә ирекле стильдә чемпион калды. Радикны ярышларга тренер Илнур Хәйбуллин әзерләде.
Радик бу зур җиңүе белән 1-4 августта Монголиядә узачак Дөнья чемпионатында катнашу хокукына ия булды.
“Радикны спортта зур уңышларга ирешүендә беренче тренеры, әтисе Сирень Сәлаховның өлеше зур. Аннан минем үземне дә зур спорт юлына бастырган Илсур Зыятдинов аның тренеры була. Радик миндә ике ел гына шөгыльләнә. Ныклы әзерлекле булып килде. Моңа кадәр Радик көрәш буенча зур җиңүләр яулап килә иде, ә билбау көрәше буенча беренче зур җиңүе!” – ди тренеры Илнур Хәйбуллин.
Фотолар тренердан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев