Зәй егете Максим Изосимов республика ГТО онлайн-акция җиңүчесе
Спорт

Зәй егете Максим Изосимов республика ГТО онлайн-акция җиңүчесе

Бу көннәрдә #молодытеломидушой акциясенә йомгак ясалды.

Онлайн-акция кысаларында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт нормативларын үтәү буенча видеоролик әзерләп, аны «ВКонтакте» социаль челтәрендәге ГТО аккаунтында урнаштырырга кирәк иде. Анда 14-35 яшькәчә булганнар катнаша алды.

— Конкурсның муниципаль туры 20-30 июньгә кадәр үтте. Анда без актив яшьләребез эшләре арасыннан иң-иңнәрен сайлап алып республика этабына тәкъдим иттек, — ди Зәй районы буенча ГТО нормативларын үтәтүгә җаваплы Регина Волкова.

Ә республика бәйгесендә 13 районнан җибәрелгән видеороликлар катнашкан. Нәтиҗәдә Зәй районыннан актив егет 27 яшьлек Максим Изосимовның ГТО нормативларын үтәү турындагы видеоролигы хөкемдарлар тарафыннан иң яхшысы, дип табылган.

Максимны җиңүе белән котлыйбыз!


Нет комментариев